Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы, телевидение дикторы ИНСАФ АБДУЛЛАНЫҢ бүген туган көне. Инсаф абый "Тәртип" тыңлаучылары өчен дә бик якын. Илдәге, дөньядагы вакытны, заставкаларны, анонсларны, шигырьләрне һ.б.ларны сез нәкъ менә аның тавышы белән ишетәсез. Без Инсаф абыйга хәерле гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Барлык максатларыгызга ирешергә насыйп булсын!